Йөзгә бер ул... Абдул абый, булганына шөкер итеп, гомер иткән 90-95 яшен билгеләп үтүче әбекәйләребез аз түгел районда. Ә менә бабайлар бик сирәк. Йөзгә бер генә, дисәң дә ялгыш булмастыр.
Олы Әтнәдә гомер итүче Абдул абый Мостафин да шул йөзнең берсе. Абый, димен, чөнки бабай дип әйтер өчен тел әйләнми. Бүгенге көндә дә төз гәүдәле, аек акыллы, зиһене әйбәт, ачык күңелле. Бары тик колагы начаррак ишетә дә, күзе начаррак күрә. Хәер, тормыш иптәше янында булганда, әлеге кыенлыклар да киртә түгел аның өчен.
- Авыр тормыш юлы турында сөйләп тормыйм. Сугыш еллары, аннан соңгы еллар бөтен кешенеке дә бер төрле булды инде. Сынатмадык, эшләдек. Шушы көнгә кадәр җитәргә дә насыйп булды, – диде Абдул абый. Заманында алдынгы комбайнчы булган Абдул абый, булганына шөкер итеп, гомер иткән. Шуңадамы бүген дә күңеле киң, көр аның.


