"Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” проекты гамэлгэ ашырыла. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгын истә тоту, башкаларга җиткерү.
1941 ел 22 июнь көнне илебезгә фашист илбасарлары күкне бозып бәреп керделәр.
Бөек Ватан сугышы башланды.
Авылыбыздан 300 дән артык кеше эш коралларыннан аерылып, фашизмга каршы көрәшкә киттәләр. Шулар арасында дүрт кыз да үзләре теләп сугышка киткән.
Совет халкы 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изуе астында газапланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде.
Бу сугышта күпме авылдашларыбызның гомере киселде, ә безнең кызларыбыз, геройларыбыз җиңү яулап кайттылар!
Менә безнең геройларыбыз!
Даутова Мөхлисә Габделхак кызы;
Бикчурина Гаилә Сәмигулла кызы;
Галимова Тәзкирә Хәниф кызы;
Ишмуратова Газиля Гайфулла кызы;
Без сезнең белән горурланабыз!
Алар истәлегенә Миңлебай авылы Җиңү Паркында каен агачлары утыртылган.
Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музей