Бөек Ватан сугышында күп кеше батырларча сугышып Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Татарстан буенча батырларның саны - 186 кеше.
Никита Евдокимович 1918 елда Әлмәт районы Кәләй авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң курста укып, колхозда хисапчы булып эшли.1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.
1944 елга кадәр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1944 елның июненнән Ватан сугышында катнаша. Орудие командиры.
1944 ел… Никита Токарликов хезмәт иткән полк 1 нче Балтик буе фронты хәрәкәтләре районына күчерелә. 18 августта дошманның артхәзерлеге башлана. Безнең полкка каршы 50 гә якын танк һәм үзйөрешле орудие килә башлый. Алар артыннан – автоматчылар чылбыры.
Сержант атып җибәрде. “Тигр” туктап калды.Безнекеләр тагын алты тапкыр аттылар, һәм дошманның тагын ике танкы яна башлады. Кинәт бик каты шартлау җирне дер селкетте. Сержант аңына килде. Иптәшләре күбесе үлгән иде. Төн җитүгә фашистлар яңадан атакага кузгалдылар. Токарликов расчеты гранаталар һәм автоматлар белән каршы торды. Сержант тагын өч танкны юк итте. Ләкин безнең сугышчылар берсе артыннан берсе җиргә ава торды. Батарея командиры авыр яраланды. Ә Токарликов, авыртуга һәм аруга түзеп, дошманга снаряд артыннан снаряд яудырды.
Безнең тылдан ярдәмгә өстәмә көчләр килде. Никита Токарликовны туп белән янәшәдә таптылар.Ватанабыз приказын ул соңгы тамчы канына кадәр үтәргә тырышты. Һәм үтәде дә. Токарликов Н.Е. Литваның Жагаре шәһәрендә җирләнгән.
Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗан улы 1910 елда Әлмәт районы Урсалбаш авылында туган.1932 елда Мотыйк Кызыл Армия сафларына алына. Аннан кайткач, урман хуҗалыгында эшли.
1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышында катнаша. Сержант, сапёрлар отделениясе командиры. 1974 елның 18 декабрендә вафат була.
1944 елның 4-5 декабрендә Эрчи шәһәре тирәсендә (Будапешт янында) Дунай елгасын кичкәндә һәм сул ярда плацдарм булдыру өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.
Өч сугышчысы белән бергә Әхмәдуллин алып барган көймә, десант флотилиясе суднолары белән яр буеннан кузгалып, киң елганың аръягына омтылды. Саперлар белән бергә унсигез гвардияче укчы да бар иде. Көймәләр Дунай уртасына җитеп килгәндә, дошман батареялары һәм пулеметлары ата башладылар. Ләкин сержант Әхмәдуллин үзенең зур булмаган командасы белән кыю рәвештә алга баруын дәвам иттерде.
Укчыларның тик бишесе генә ярга исән чыга алды. Әхмәдуллин, автоматыннан ата-ата, немецлар траншеясына бәреп керде. Траншеяның бер өлешен дошманнан тазарткач, сержант отрядны икегә бүлде. Үзе ул гвардиячеләр белән траншеяда калды, ә саперларны елга өстенә пулеметтан атып торган дзот янына җибәрде. Аның янындагы укчылар һәлак булдылар, ул, үлгән иптәшенең кул пулеметын алып, бер ялгызы дошманга каршы сугышты.
СССР Верховный Советы Президиумының 1945 ел 24 март Указы белән Никита Евдокимович Токарликовка үлгәннән соң һәм Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗан улына Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Гап-гади сугыш солдатлары, Никита Токарликов һәм Мотыйк Әхмәдуллин, Ватаныбыз приказын үтәгәндә, бүләкләр турында уйламыйлар. Алар бары тик миллионлаган солдатлар кебек Ватаннары өчен сугышалар.
Якташларыбызның батырлыклары турында туган җирләрендә дә онытмыйлар.
Кәләй урта мәктәбендә Токарликовка багышлап музей ачылган. Музейда аның турында төрле мәгълүматләр саклана.
Шулай ук Кәләй авылында Токарликовка һәйкәл куелган. Авыл кешеләренең хөрмәтен хаклап, мәхәбәтен саклап, балкып тора бу һәйкәл. Язын һәм көзен мәктәп укучылары һәйкәл тирәсен жыештырып торалар. Әлмәт шәһәрендә бер урам Токарликов исемен йөртә. Урсалбаш авылының музеенда Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗән улына багышланган стенд ясалган.
Без үзебезнең якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз һәм алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Автор :Шайдуллина Гульчачак Яхиновна,
Зам директора по УВР МБОУ «Гимназия №1 им.Р.Фахретдина»
