Шәүкәт Габделсалих улы Низамов 1915 елда Беренчемай районы Иске Багряҗ -Елховой авылында туа.
1941 елгы Бөек Ватан сугышы башланганда Шәүкәт Габделсалих улының инде гаиләсе була, ул 1936 елда авылының иң гүзәл кызы Нурдҗихан исемле кызга өйләнеп матур итеп , зур хыяллар белән гаилә корып җибәрә.Ә 1939 нчы елда аның Әюп исемле улы туа.Шәүкәт Габделсалих улы бик тырыш, көчле рухлы кеше була, ил өстенә дошман ябырылып килеп, көчле сугыш башлануы турындагы хәбәрне ул эш урынында ишетүгә, ике дә уйлап тормый военкаматка юнәлә. Шулай итеп ул иң беренчеләрдән булып илебезне дошманнардан азат итәр өчен яу кырына чыгып китә. Авылның кыр капкасын чыкканда, ул соңгы күрешүне сизенгән кебек яраткан хатыныны Нурдҗихан белән ике яше яңа гына тулып килгән малаена кабат – кабат артына борылып кулларын болгый.Бер елдан Шәүкәт Габделсалих улының хәбәрсез югалуы турында гаиләсенә кара пичәтле хат килеп ирешә. Әммә тормыш иптәше Нурдҗиханның гына моңа бердә ышанасы килми, күңеле белән менә – менә кайтып керер дип олыгаеп гүргә кергәнче иренең кайтуын көтә. Ул башка тормышка чыкмый, бер үзе инвалид малаен тәрбияләп яши.
Шәүкәт Гәбделсалих улы Низамовка гына шул китүдән туган- үскән авылының кыр капкасын ачып, кабат кайтып керергә насыйп булмый.
Илебезнең батыр улы Шәүкәт Габделсалих улы Низамов ил тынычлыгын саклап яу кырында батырларча хәлак була.
Текст авторы: ММ Газизова
