Корпункт:
“Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсүтү үзәге” социаль хезмәт дәүләт автоном учреждениесында ял итүчеләр Сарман музеена бик теләп киләләр. Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы чорлар турында тыңлап кына калмыйча килгән кунакларыбыз видеоямалар аша ветераннарның истәлекләре белән дә танышалар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар. Мондый экскурсияләр районыбыз кунакларына төбәгебез тарихы белән ныклабрак танышу өчен бик мөхим.
