Корпункт:
Сугыш һәм тыл ветераннарын, тантанада катнашучыларны иң зур һәм шатлыклы, күз яшьле һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәребезнең берсе белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, сарманлыларга Татарстан Республикасы Президентының Мөрәҗәгатен һәм котлавын җиткерде. Ветераннарга чәчәкләр тапшырылды. Сугыш чоры, Бөек Җиңү турындагы җырлар ветераннар күңелендә сугыш турындагы хатирәләрне яңартты, биюләр утлы юлларда үткән яшьлекләрен искә төшерде.
