15 октябрь – Хәтер көне.
Ул – дәүләтчелеген, димәк, Татар илен һәм җирен, иманын саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү. Татар милли хәрәкәте 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу йөзеннән ел саен матәм чаралары уздыра. Хәтер көне уңаеннан Сарман үзәк китапханәсендә «Дәверләргә ялгап елларны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, газета материаллары урын алды. Үз тарихына битараф булмаганнарда күргәзмә кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз. Ул 21 октябрьгә кадәр эшли.
