Башлангыч сыйныфлар укытучысы Фотима Мирзоева әлеге чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны безнең районнан гына түгел, Яр Чаллы, Мамадыштан да чакырды. Батыр, гайрәтле һәм какшамас сугышчы-интернационалистлар турында балаларга Дамир Җамалиев, Диләрә Усеинова, Айрат Нисафетдинов, Николай Разживин, Рамил Дәүләтшин сөйләделәр. Укучылар сугыш турында тарихи фактларны бәян иттеләр, видеоязмалар карадылар, фотосурәтләр, әлеге вакыйгаларда катнашучыларның хикәяләрен тыңладылар.
Әфганстан солдатлар күзеннән
Айрат Нисафетдинов, 1987-1989 елларда Әфган сугышында катнашучы
– Көнчыгыш Казахстанны, учебканы уздым. Аннан соң безнең оператив-сугышчан группаны Әфганстанга җибәрделәр, миңа ул вакытта 18 яшь иде. Чик буе гаскәрләре составында, территориягә үтеп кермәсеннәр һәм утка тотмасыннар өчен безнең рубежны сакладым. Мин гранатомётның төзәүчесе булдым. Безнең оператив-хәрби төркем биектә тауларда булды. База Гөлханә дип аталды – Бу Әфганстан территориясендә чик буе гаскәрләренең иң эре гарнизоны иде. Без 1989 елның 15 февралендә чыгарылдык. Якташым – менделеевлвы Александр Романов белән бер бүлекчәдә булдык. Нәкъ менә таулар илендә җаваплылык, чын дуслык һәм сугышчан туганлык хисләренең нәрсә икәнен аңладым.
Дамир Җамалиев, 1986-1988елларда Әфган сугышында катнашучы
– Миномёт взводы командиры булдым. Службаны Айрат Нисафетдинов һәм Александр Романов булган урында уздым. Миңа башта утлы взвод эләкте, анда унсигез сугышчы булды. Төп бурыч – барысының да исән-имин, сау-сәламәт булып өйгә кайтулары. Һәм менә, күп еллар узгач, элеккечә шалтыратышып торабыз, социаль челтәрләрдә язышабыз, очрашулар оештырабыз. Безне чын сугышчыларның чыныгу алулары, үзара иптәшлеге, ул еллар вакыйгаларын истә тоту берләштерә.
Патриотлык балаларда
Өченче сыйныфлар, үз чиратларында, кунакларга шигырьләр, хәрби-патриотик җырлар әзерләгәннәр. Җыелганнар бер минутлык тынлык белән ватаннан читтә сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны, шул исәптә якташларны искә алдылар.
– Әфганчылар тормышы турында күп нәрсә белдем. Авырлыклар булды, ләкин күңелне җылы хатирәләр эретә. Диләрә Агзәмовна ничек әфган гаиләсендә булуы, Нәдҗибә исемле кыз белән танышуын хәбәр итте. Айрат Харасович сохари һәм куертылган сөттән торт әзерләүләре турында сөйләде. Ул туган көнендә сугышчан дусларын әнә шулай шатландырган. Рамил Әсхәтович туган якка кайткан чакта, самолеттан чыкканда туган җир һавасын сулауның бәхетле мизгелләр булуын әйтте, – ди Дамир Низамов.
Мәктәп директоры Азамат Батыров һәм укытучы Фотима Мирзоева әфганчыларга кыюлыклары, чит илдә дәүләт кызыксынуларын лаеклы яклаулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм буыннар очрашуының, илебезнең героик һәм фаҗигале битләрен нәкъ менә вакыйга шаһитларыннан ишетү мөмкинлеге бирүен ассызыкладылар.
Очрашу тәэсирләр дулкынында – «Шурави» төркеме солистлары Рамил Дәүләтшин һәм Данияр Кәбиров башкаруында әфган сугышы җырлары белән тәмамланды. Аны укучылар һәм кунаклар аягүрә басып тыңладылар.
"Менделеевск яналыклары", Анжела Райсян фотосы


