Корпункт:
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее"нда булып кайттылар. Музей хезмәткәре Гөлнара Мосавир кызы балаларны Сарман ягы тарихы һәм этнографиясе белән таныштырды. Укучылар Бөек Ватан сугышы экспозицияләрен карадылар. Музей экспонатлары балаларда зур кызыксыну уятты.
