Корпункт:
Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музеенда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец - фашист гаскәрләрен тар - мар итүгә 77 елга багышланган экскурсияләр үткәрелде. Музейга килүчеләр Кызыл Армиянең Сталинград сугышында, дөньяның иң көчле армияләренең берсе-немец-фашист армиясен Җиңүнең кыйммәте белән таныштылар. Сталинград сугышында катнашкан якташларыбызга багышланган стенд аеруча ихтибарга лаек булды.
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Җәлил һәм аның якташлары” исемле экскурсияләр үтте. Музейга килүчеләр Муса Җәлилнең тормышы, иҗат язмышы, «Моабит дәфтәре» китабы барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы белән таныштылар. Якташыбыз Зиннәт Хәсәновнең мемориаль экспонатлары аеруча кызыксыну уятты.
