Корпункт:
Апас районы Морзалар авылында яшәүче Мәхмүзә әби Халикованы олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Каратун авыл җирлеге рәисе Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләрен җиткерде.
Мәхмүзә әби улы Мөдәрис, килене Наилә тәрбиясендә хасиятле гомер кичерә.

