- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
90 яшьлек олы юбилее уңаеннан акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова Шәмшенур әбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.
Шәмшенур әби катлаулы тормыш юлы үтеп, сыңар канат белән 8 баласын тәрбияләп үстереп, аларның кадер хөрмәтен тоеп яши. Тормыш авырлыкларын, язмыш сынауларын сабыр гына кичерә белгән Шәмшенур әби балаларын да киң күңелле, тыйнак, эш сөючән итеп тәрбияли. Яшьли тормыш иптәшен югалтып, ялгызы гына йорт төзеп, балаларын олы тормыш юлына аяк бастыра. Шәмшенур әбине бала хәсрәте дә читләп узмый. Ике улын югалту ярасы бүген дә аның җанын телгәли.
Бүгенге көндә Шәмшенур әби, Чувашия якларыннан Морзалар авылында яшәүче кызлары Наилә һәм Гөлфия янәшәсенә күченеп килеп, алар тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.