Корпункт:
1940 елда Кызыл Армия сафларына алынган. 162 укчы полкта хезмәт иткән вакытта сугышны каршылаган. Беренче көннәрдән ук бәрелешләрдә катнашып, кызылармеец Харисов 1942 елның сентяберендә авыр яраланган. 1943 елның февралендә генә чыккан. Ике айга ялга җибәрелгән. Икенчегә Мөҗәхит агайны 1943 елның 12 апрелендә хәрби хезмәткә алганнар. Аның Калинин өлкәсендә булганы билгеле. 1944 елда Мөҗәхит агайны демобилизацияләгәннәр. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Кайткач “Ярыш” колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан. 2010 елда вафат булган.
