- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Кече Күккүз авылында яшәүче Гөлҗиһан әби Ибраһимова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина изге теләкләрен юллап, бүләкләрне тапшырды. Зур Күккүз авыл җирлеге тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде.
Гөлҗиһан әби 6 балага гомер бүләк иткән. Тормыш иптәше Исмәгыйль абый белән берлектә аларга төпле тәрбия, белем биргәннәр. Олы юбилее көнендә дә барысы да җыелып кайтып, әниләренә зур хөрмәт күрсәттеләр.
Гөлҗиһан әби бүген төпчек улы Рамил һәм килене Фәридә тәрбиясендә олы хасияттә яши.