- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышы елларында фронттан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан "Тарихи хәтер" дип аталган проект игълан ителгән иде. Аның кысаларында "1941-1945 елгы сугыш хатлары" дип аталган күчмә фотокүргәзмә оештырылды. Бу атнада ул безнең Әтнәгә дә килеп җитте. Шулай итеп 20-21 март көнне бу фотокүргәзмә "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә узды. Күргәзмәне 200 дән артык мәктәп укучысы, Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникум студентлары, 60лап олы яшьтәге оешма җитәкчеләре, укытучылар, Ветераннар Советы членнары, музей хезмәткәрләре һ.б. карап узды.
Бу күргәзмә республикабызның һәр районында да уздырылачак, һәр районның хатларын күрсәтәчәк. Без бу күргәзмәне Саба районыннан 26нчы район булып эстафета итеп алып кайттык. Ә инде 9май Бөек җиңү көнендә бу күргәзмә Казанда тәмамланачак.
Безнең район солдат хаты, Үлемсез полк фонында урнаштырылды. Аның шулай булуы очраклы түгел. Һәр елны бу акция киң колач алып уздырыла....«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.
Стендта Күлле Киме авылында туып үскән укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән Хәмитов Һади Хәлиулла улының тормыш иптәше Ркиягә язган хаты урын алган... Һади Хәмитов 1908 елда туган. Тормыш иптәше Ркия белән алар 15 ел бергә яшәп калалар... Олы уллары Марсель әтиләрен сугышка озаткан көнне әле дә хәтерли : “Сугыш безне балачактан аерды, яшьли нужа йөге тарттырды. Безне әтисез калдырды, әнине тол итте...Тормышның бөтен авырлыгы әни өстенә төште. Әтидән без өч бала калдык: иң кечкенәбезгә-Лидиягә 3 кенә яшь иде. Кесәсенә бер үч ашлык салып кайткан өчен әбине дә төрмәгә утырттылар, озакламый аның үлгән хәбәре килде”.
Һади Хәлиулла улы сугышта өлкән сержант, орудие командиры була. 1945 елның 29 гыйнварында Польшада барган каты сугышлар вакытында һәлак була ул. Познань-Милостово шәһәрендәге совет хәрби зиратында күмелгән.
Әле хәзер дә сугыш хатларын барлау дәвам итә...