- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Россия күләмендә үткәрелә торган “Язның игелекле атнасы” акциясе кысаларында игелеклелек маршы дигән бер көн уңаеннан Апас туган якны өйрәнү музеенда чираттагы чара район үзәгенең скверында урнашкан якташыбыз сугыш ветераны, контр-адмирал Иван Золин һәйкәленә мәрхәмәтлелек кылу белән билгеләп үтелде. Иван Золинның туган авылыннан Биеш урта мәктәбе укучылары музей, китапханә хезмәткәрләре катнашында скверда урнашкан ветеран-геройның бюст һәйкәле тирәсе тазартылды, һәм аңа чәчәкләр куелды. Контр-адмирал, хәрби журналист 1905 елның 21 апрелендә Тәтеш өязенең Биеш авылында туа. Җирле мәктәптә башлангыч белемне ала. 1921 елның җәендә тормышы чит төбәкләрдә – Әстерханда пароходта йөзүче булып башлана. Анда ул язучы-журналист Всеволод Вишневский белән таныша, дуслаша, беренче журналистлык һөнәрен үзләштерә. Урта Азиянең Бохара шәһәрендә басмачыларга каршы көрәштә катнаша. 1927 елда армиягә алына, Балтик флотында хезмәт итә. Соңрак, үзенең хәрби хезмәтен Үзәк дингез хәрби флоты аппаратында дәвам итә. Сугышны Балтик дингезендә Ханка утравында каршы ала. 1942 елның җәендә Иван Золинны “Правда” газетасына журналист итеп чакыралар. Киеренке сугыш маҗараларын, үз гомерен куркыныч астына куеп, газетага оператив сугыш материаллары җибәрә, берничә мәртәбә яралана. “Правда” газетасының күренекле хәрби журналисты буларак дәүләт башлыгы Михаил Калинин белән Нюрнберг килешүендә катнаша. Иван Золин туган ягын бер дә онытмый, Биеш мәктәбендә укытучылар һәм укучылар белән даими очрашып тора, патриотик тәрбиянең әһәмияте турында чыгышлар ясый. Менә шундый легендар шәхес белән бүген очрашуга килгән балалар һәм ирекле тамашачылар тагын бер шәхеснең батырлыгын ишетеп танып киттеләр, һәйкәлгә чәчәкләр куйган вакыйганы үзләренең инстаграмнарына кую өчен фотоларга төштеләр. бу очрашуда мәктәпнең 7 класс укучысы Керимов Николай патриотик темага үз шигырен укыды.