Корпункт:
Бүген Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары (барысы 300 гә якын) мәдәният йортында “Тарихи хәтер” проекты кысаларында оештырылган “Фронт хатлары” дип исемләнгән фотокүргәзмә белән таныштылар. 49 банердан торган әлеге күргәзмәдәге хатларны балалар кызыксынып карадылар, күбесен укыдылар. Алар шулай ук Апас туган якны өйрәнү музеенда сакланган “Солдат хатлары” альбомы белән дә таныштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.








