Корпункт:
Апас егете, үзе еракта хәрби бурычын үтәүгә карамастан, безнең белән араны өзмәүче, Раил Нәбиуллин 2 хәрби парадта катнашты.
Ул Ростов-на-Дону шәһәрендә 5 май көнне хәрби округның 100 еллыгы һәм 9 май көнне Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узган парадларда булды. Раильгә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды һәм Рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әтисе Рамил, әнисе Рәдинә, сеңелесе Венера һәм барлык якыннары өчен дә зур горурлык булды бу хәбәр.