- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сөләй урта мәктәбе укучылары белән “Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә. Укучылар үзләренең бабалары турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 7 нче сыйныф укучысы Вәлиуллина Азалия Мисхәт кызы да бабасы турында язып килгән.
“Минем бабайның әтисе, ягъни Әхмәтов Гыйльметдин Гайнелмөхәммәт улы, 1924 нче елны Мөслим районының Баланны авылында туа. Сугышка киткәндә аңа 18 яшь була. Ул данлыклы генерал-маршал Рокосовский командасында укчы булып хезмәт итә. 1942 нче елда бик каты яралана,госпитальгә эләгә. Терелгәннән соң үз частенә кайта. Бабам 1943 нчеелда сержант була.Аларатаклы Кенигсберг шәһәреннемецларданазатитүдәкатнашалар. 1944 нчеелда бабам тагынбик каты яралана.Госпитальдәнчыккач, бабайны командир итепкуялар. УлГерманиягәчаклыбарыпҗитә. 1945 нчеелдааны Партия сафларынаалалар.Сугыштан бабам калган гомеренәҗитәрлек“күчтәнәч”беләнкайта, аныңүпкәсендәдошманшартлаткычыныңкыйпылчыгы калган була. Бабам өченсугыш 1947 нчеелдагынатәмамлана. Сугышчан батырлыклары өчен ул "3 нче дәрәҗә Дан ордены", " Батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соңгаиләсе белән Баланны авылында яши. Гаиләләрендә 8 бала туа.Аннан бабайны Чакмакка авыл советына эшкә алалар. Күпмедер вакыттан соң Мөслимдә дәүләт иминлеге оешмасында җитәкче булып хезмәт итә. Соңыннан Чакмак мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.Ул 1992 нче елның 21 нче гыйнварында вафат була.
Инде күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.”
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”нең
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы