- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сөләй урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 9 нчы сыйныф укучысы Шәкүрова Алинә Финат кызы да бабасы турында язып килгән.
“Минем бабам, Шәкүров Хаҗиәхмәт Шәкүр улы, 1918 нче елның 8 нче мартында Башкортстанның Шаран районы Түбән Ташлы авылында туа. 1940нчы елда Совет армиясе сафларына алына. Тыныч кына хезмәт итеп, туган авылына тиз генә кайтырга насыйп булмый аңа. Сугыш хәбәре бабама армия сафларында хезмәт иткән вакытында килеп ирешә. Ул башта Мәскәү каласында укуда була, сугыш алымнарын өйрәнә һәм аннары фронтка китә.Бабам бик куп сугышларда катнаша. Аның сугыш юлы Мәскәүдән алып Кенигсбергка хәтле бара. Җиңү көнен Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәрендә каршылый.Күпме кайгы-хәсрәт күрсәдә, күпме сугышчан дусларын, туганнарын югалтса да, күпме тән һәм җан җәрәхәтләре алса да, бабам бирешмәгән. Сугыш дигән утлы мәхшәр эченнән исән-сау чыгарга насыйп була аңа. Әмма туган ягына кайту, тыныч тормыш башлау турындагы уйлары чәлпәрәмә килә. Бабамнарның полкын Ерак Көнчыгыш чикләренә озаталар. Япониядән сугыш башлау куркынычы яный. Тагын кан коеш, туп тавышлары, тагын югалтулар... Ерак Көнчыгыш чикләрен бабам 1946 нчы елга хәтле саклый. Шул ук елны ул күкрәк тулы орден - медальләр белән туган авылына кайта. “Ватан сугышының 2 нче дәрәҗәдәге ордены” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.Тормыш иптәше итеп үзенә Шакир кызы Вадигәне сайлый. Бабам гомеребуе урман хуҗалыгында хезмәткәр (лесотехник) булып эшли. Әби белән бергә 7 бала тәрбияләп үстерәләр: 4 малай һәм 3 кыз. Бабай 1994 нче елда төпчек улы Фәхир һәм килене Фәндидә тәрбиясендә туган авылы нигезендә сугыш җәрәхәтләреннән авырып дөнья куя.1997 нче елда әби дә вафат була. Бабамның сугыш еллары турындагы мәгьлүмат гаиләбездә һәм Түбән Ташлы урта мәктәбендәге музейда саклана. Барысы да бабам сөйләгән истәлекләр буенча язып алынган.
Утны-суны кичкән, фидакарь хезмәт юлын үткән, тәрбияле,итәгатьле уллар-кызлар үстергән бабам белән мин чиксез горурланам. Без аларны онытырга тиеш түгел!.”
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”.