Баулы районының Исергәп авылыннан Сөләйман бабай гаиләсендә туган балалар арасында Миңнезәйтүнә иң өлкәне була. Әтиләре вафат булгач, табигый ки, тормышның авыр йөге дә иң әүвәл аның иңнәренә төшә. Ундүрт яшьлек кыз фермага сыер саварга килә. Буыннары да ныгымаган баланың авыр һәм тупас эштән куллары сызлый башлый һәм ул хезмәт юлын бозаучыкта дәвам итә.
1951 елда Миңнезәйтүнә Акбаш авылының Шакир атлы егетенә кияүгә чыга. Бәдретдиновлар гаиләсендә ике кыз, бер ир бала туа. Ике як туганнар бер булып, яшь гаиләгә йорт-җир тергезүдә ярдәм итә. Тормыш калыпка салынды гына дигәндә, яшь хатынын тол, балаларын ятим калдырып, Шакир ага вафат була. Зәйтүнә апа ир хатыны булып 24 ел гына яшәп кала. Үзенә ир дә, хатын да булырга туры килгән кешенең сынау тулы елларын искә алып, туган көнендә күңел төшенкелегенә биреләсе килмәде. Тик ул гомер бүләк иткән, төн йокысын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә тәрбияләп үстергән, һөнәрле иткән балаларына карап, аның тырыш һәм уңган кеше, сабыр һәм итәгатьле ана булуын аңлавы кыен түгел.
Тыл хезмәтчәне Миңнезәйтүнә Сөләйман кызы Бәдретдинованы гомер бәйрәме – 90 яшьлеге белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнеханов, авыл ветераннар оешмасы җитәкчесе Нәфисә Хөснетдинова тәбрик итте. Россия Президенты Владимир Путиннан да котлау телеграммасын кабул иткән озын гомерле юбилярга балалары, йорт тутырып җыелган онык һәм оныкчалары да, ә алар саны 24 җыела, ихлас күңелдән изге теләкләрен җиткерделәр.