Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда оештырылган. Аның җитәкчесе Әнисә Гәрәева бүгенге көндә оешманың 52 ләп кешене берләштерүен хәбәр итте. Аларның да күбесенең яше сиксәннән узган икән инде.
– Тарихны төзәтеп булмый, ләкин бер язмыш та онытылмасын өчен без гаделлекне торгызырга тиешбез. Авырлыкларга карамастан, без, репрессияләнүчеләрнең балалары, үстек, укыдык, эшләдек, яшибез һәм каты бәгырьлеләнмәдек – барлык авырлыкларны үз җилкәбездә күтәрдек. Без бары тик безне ишетүләрен, онытмауларын һәм һәрвакыт истә тотуларын гына телибез, – диде ул.