Ногманов Кыям Миннехан улы (01.06.1923 – 1991)
1942 елда Кызыл Армия сафларына алынган. 72 укчы дивизиянең 222 укчы полк составында бәрелешләрдә катнашып, 1942 елның сентяберендә яраланган, Сталинград өлкәсендәге 1826 номерлы госпительдә 1943 елның гыйнваренә кадәр яткан. Савыкканнан соң ул НКВД”га караучы 2 погран отрядта бандеровчыларга каршы көрәшкәшн. 1945 елда демобилизацияләнгән. “Батырлык өчен” медале, 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән “Ярыш” колхозында умартачы булып торган.




