АБДРАХМАНОВ АСАФ КОТДУС УЛЫ
АБДРАХМАНОВ Асаф Котдус улы (20.12.1918, Вятка губернасы, Сарапул өязе Әгерҗе вылы – 3.9.2000, Севастополь шәһәре) Советлар Союзы Герое (22.11.1944), 1 нче ганг капитан (1973). 1939 елдан Кызыл Армиядә. Севастополь югары хәрби диңгез училищесын тәмамлый (1942). 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Кара диңгез флоты Азов хәрби флотилиясенең 1 нче гвардия бронекатерлар дивизионы бронекатер командиры. Севастополь шәһәрен, Керчь ярымутравын, Югославия, Венгрия, Чехославакия, Австрияне азат итү сугышларында катнаша.






