АЛТЫНОВ НИКОЛАЙ НИКОЛАЕВИЧ
АЛТЫНОВ Николай Николаевич (10.2.1924, Арча кантоны Осок-Ковали авылы - 1997, Казан), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), старшина (1944). 1942 елның августыннан Кызыл Армиядә, 1943 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк йөртүче (2 нче гв. танк армиясенең 1 нче механикалаштырылган корпусы 219 нчы танк бригадасы). Үзәк, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Белоруссияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша. 1945 нең 21гыйнварында Кройц (хәзерге Кшиз, Польша) шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. 1947 дән запаста.