Курку белмәс бабам турында
Минем бабам Зәйнулла Хәбибуллин 1924 елда Югары Шытсу авылында туган. 1931 елда башлангыч мәктәпкә укырга кергән .1934 елда 3 классны тәмамлап, шул елдан ук колхозда эшли башлаган. Ат көтүе көткән, тырмалау, сукалау эшләрендә катнашкан.1941 елда колхозның 3нче бригадасына бригадир итеп куела һәм 1942 елның июнь аена кадәр эшли. Шул ук елны Совет Армиясенә алына.