АБЗАЛОВ РЕМ АБЗАЛ УЛЫ
АБЗАЛОВ Рем Абзал улы (28.6.1914, хәзерге Апас районы Урта Балтай авылы- 7.2.1983, Ташкент), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), майор (1950). Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли. 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гв. армиянең 40 нчы гв. укчы дивизиясендә рота, батальон командиры.