Вакыт агышын туктатып булмый...
Апас якташлар җәмгыяте оешуга 20 ел тулды, ул безнең өчен, туган ягын сөючеләр өчен зур бәйрәм. Шул уңайдан 1 мартта 12 сәгатьтә, “Ак Барс” үзәге залында “Без бит Апас яклары” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Истәлекләр белән яшәүче, очрашуга сусаган, җыр-бию, нәфис сүз яратучы апаслыларны сагынып көтелгән күрешү кичәсенә олуг ветераннарыбызны да чакырдылар. Күңел түрендәге җылы хисләрне, рәхмәт сүзләрен - сугышны кичкән, илгә җиңү алып кайткан ветераннарыбызга җиткерделәр.