ХӘЛИУЛЛИН ӘСӘДУЛЛА ХӘЛИУЛЛА УЛЫ
Хәлиуллин Әсәдулла Хәлиулла улы 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка алына. Ульяновскида хәрби мәктәптә укый. 51 нче бригадада взвод командиры була. 1942 нче елның 10нчы февралендә беренче мәртәбә яралана. Госпитальдән терелеп чыккач 4нче ударный батальонга эләгә. Аннан 11 стрелковый полктагы 6 нчы рота командиры итеп билгеләнә. 1942 елның 2 июнендә 2нче мәртәбә яралана. 2 группа инвалид булып авылга кайта.