Ютазылы Камил Кашаповны юбилее белән район җитәкчеләре тәбрик итте
Бөек Ватан сугышы елларында укчы-десантчы, пулеметчы, шофер булып, туган җиребезне немец илбасарларыннан саклаган, Калинин, Великие Луки, Таллин, Ржев һәм башка торак пунктларны коллыктан азат иткән Камил Моталлап улы, бүген дә солдат ыспайлыгын, сын ныклыгын югалтмаган.