"Бөек Җиңү" исемендәге викторинаузды
15 апрель көнне Татарстан авыл китапханәсендә “Лебедушка” балалар бакчасы белән берлектә “Безнең Җинү” исемендәге викторина узды. Китапханә мөдире Мәйсәрә Мирзаянова балаларны поселоктагы ветераннар исемлеге һәм кыскача алар үткән юл белән таныштырды. Китапханәдә сакланучы 1945 нче елның 9 маенда бастырылган “Красная Татария” газетасы балаларда аеруча кызыксыну уятты. Яңадан балалар “Патриот” музееында булып аның экспонатлары белән таныштылар.