ГАРИПОВ ГАТА МӨХӘММӘТГАРИФ УЛЫ
Гарипов Гата Мөхәммәтгариф улы 1918 елның 7 февралендә Колмәт авылында (хәзерге Сарман районы) Сөбхиҗамал һәм Мөхәммәтгариф гаиләсендә туган.
Гарипов Гата Мөхәммәтгариф улы 1918 елның 7 февралендә Колмәт авылында (хәзерге Сарман районы) Сөбхиҗамал һәм Мөхәммәтгариф гаиләсендә туган.
Мифтахов Мөхәммәтсафа Авзал улы 1911 елда, хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авылның беренче трактористы. 1941 елда сугышка алына. Сугышта ул хезмәт иткән часть чолганышта кала,әсирлеккә эләгә. Әсирлектән азат ителгәч 1945 елда туган авылына кайта. Кәшер МТС нда тракторчы булып эшли.1959 елда вафат була. Иске Кәшер авылында җирләнгән.
Ганиев Гата Мөхәммәтхан улы,1924 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Сарман РХК сыннан сугышка китә. Суслонгер хәрбиләрне өйрәтү-укыту лагерында газап чиккәннән соң, ул сугышка алына. Сугышта чолганышта калып әсирлеккә төшә. Аны немецлар,-син комсомол –дип атмакчы булалар,ләкин араларындагы немец телен белүче бер әсир аны коткарып кала. Әсирлектән аларны Америка сугышчылары коткара. Сугыш беткәч тә тагын эле ул бер ел хезмәт итә. Кайткач Сарман МТС нда эшли. Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1982 елның 17 июлендә вафат була. Иске Кәшердә җирләнә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Әмиретдинов Йосыф (Йосып) Әмиретдин улы, 1906 елның 23 декабрендә хәзерге Сарман районы, Иске Әлмәт авылында туган. 1920 елда әнисе Шәмсенисә уллары Йосыф һәм Таҗи белән Иске Кәшер авылына, бабалары Нургали карт йортына, яшәргә кайталар.1927 елда Йосыф Заинский РХК нан Кызыл Армия сафларына алына, хезмәт итеп кайткач авылда колхозда эшли. 1930 елда өйләнә. 1941 елның 26 июнендә Сарман РХК нан ул сугышка китә. Бөгелмә шәһәренә хәтле аны хатыны Саимә, балалары Юныс, Гариф һәм Әнәс атка утырып озата баралар.
Сугыш һәм Хезмәт ветераны Галимов Габделгани Галим улы, 1899 елны, хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. Махсус мәктәптә укымый. Кечкенәдән дөнья йөген җигелеп тарта башлый, төрле эшләрдә эшли.1919 елның 5 августында Минзәлә РХК нан Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Гражданнар сугышында катнаша. Башта укчы полкта укчы булып, аннан интендант булып хезмәт итә. Кавказда Моздок шәһәре янында тимер юл күперен саклауда катнаша. 1922 елның октябрендә туган авылына кайта. Төрле эшләрдә эшли.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәертдинов Соббух Хәертдин улы 1914 елның 16 ноябрендә хәзерге Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Мәктәптә 4 класс белем алгач колхозда атлар карый аннан Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә керә. Жырларга, биергә яратканга курә спектакльләрдә аңа кубрәк жырлы рольләрдә уйнарга туры килә. 1937 елның 10 декабрендә Яр Чаллы шәһәре РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елны Финляндия белән барган сугышта катнаша. 1941 елның 1 августыннан Бөек Ватан сугышына китә.
Нәсел агачымның бер тамырын Ничә еллар эзлим. Табар өчен гомерем җитәр микән? Белмим, белмим, белмим... Сәетнәсим абыемның соңгы хаты Сталинград фронтыннан язылган. «Хәбәрсез югалды» дигән җан өшеткеч хәбәр дә озак көттермәгән. 1943 елның июлендә килгән ул кәгазь өйдәгеләрнең кулларын өткән, өннәрен алган. Сугыш, аһ, сугыш, сугыш! Белде микән: намусында Күпме өзелгән сулыш...