ВАЛИШИН ЯХЪЯ ДИНМУХАМЕТОВИЧ
Валишин Яхъя Динмухаметович родился 13 июня 1903 года в деревне Муртышбаш Сармановского района ТАССР в семье крестьянина. В 1916-1918 гг. окончил Муртышбашевскую начальную школу.
Валишин Яхъя Динмухаметович родился 13 июня 1903 года в деревне Муртышбаш Сармановского района ТАССР в семье крестьянина. В 1916-1918 гг. окончил Муртышбашевскую начальную школу.
Набиуллина Шамсенуркамал Мубаракзяновна родилась 27 августа 1912 года в деревне Нуркеево. Там же окончила начальную школу. 1930-1937 годах работала в колхозе разнорабочей.
Тыл ветераны Мирсәетова Мәхмүдә апа истәлекләре: “1938 елда Иске Кәшер урта мәктәбенә укытырга Минзәлә педагогик училищесыннан чакыртып алдылар.
Сафиуллина Зәйнәп Мингаз кызы 1927 елның 19 сентябрендә Иске Кәшер авылында туа. 1-7 классларны Иске Кәшер мәктәбендә укый. 14 яшьтән күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Җәй көне кырда, басуда утавын да утый, борчагын да чаба, ура, көлтә дә бәйли. 1944 нче елда, җәй көне Горький ягына торф чыгарырга җибәрәләр. 6 җәй тоф чыгара. Кышларын чүбәләктә (Түбән Кама районы) урман кисә.
Тыл ветераны Рафикова Сорур Рафик кызы 1920 елда Әлмәт авылында икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе гражданнар сугышына киткәндә ул күкрәк баласы булып кала. Әтисе шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Ике кызы белән әнисе тол кала. Сорур апа бик яшьли ат җигәргә һәм тугарырга өйрәнә, ашлык суккыч машинага көлтә бирә, ат белән сабан сөрә, төзелешкә саман кирпече ташый. 1938 елда Сорур апаны тракторга укытырга җибәрәләр.
Александрова Мөһәллилә Гатиятулла кызы 1915 елның 17 октябрендә Сарман районы Урта Кәшер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1932 елның май аенда Карамалыда ачылган укытучылар курсына укырга бара һәм август аенда аны тәмамлый. Октябрь аеннан Югары Баграж башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Хезмәттәше Александров Алексей белән тормыш коралар. 1934-1942 елларда Рангазар, 1942-1943 елларда Мостафин, 1943-1944 елларда Иске Минзәләбаш, 1948-1949 елларда Янурыс авылларында укыта.
Гәрәева Газизә Дәүләтгәрәй кызы 1912 елның 25 августында Сарман районы Кәүҗияк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач Иске Әлмәт авылында балалар яслесендә эшли. Аннан соң Карамалыда укытучы-тәрбиячеләр әзерләү курсларында укып, Колмәт мәктәбенә эшкә җибәрелә. 1930-1931 елларда Бондюгта химия техникумында укый. Районга кайтып Ләке, Каташ-Каран, Рангазар, Кәүҗияк, Бикмәт, Сарман мәктәпләрендә укытучы, тәрбияче булып эшли.
Гыйззәтуллина Оркыя Камалетдин кызы 1914 елда Иске Минзәләбаш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әтисе акларга каршы сугышта вафат була, озакламый әнисе дә үлә. Биш бала ятим калалар. 8 яшендә укырга керә. 7 классны тәмамлагач, читтән торып укытучылар хәзерләү курсларында укый. 1946 елда Кәүҗияк мәктәбендә укыта башлый. Хезмәт стажы 30 ел. Тырыш хезмәте өчен күп мактау кәгазьләре, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Гыйззәтуллина Шәмсия Шаһидулла кызы 1925 елның 25 маеда Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1942 елда мәктәпне тәмамлый һәм Минзәләбаш мәктәбендә башлангыч классларда укыта башлый. 1944 елларда Ләшәү Тамак, 1945 елларда Кәүҗияк, 1947 елларда Рантамак, 1949 елларда Әлмәт мәктәпләрендә укыта. 1951 елда экстерн рәвештә Минзәлә педучилищесын тәмамлап диплом ала.
Шакирова Мәүгыйдә Шакир кызы 1925 елда Сарман районы Сарман авылында хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бик яшьли ятим кала, әтисе Бөек Ватан сугышы башланырга бер ай кала вафат була. Тормышның авырлыгы 16 яшь тә тулмаган кыз җилкәсенә төшә. Мәктәпне тәмамлагач Минзәлә педучилищесының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1942 елда Кәүҗияк мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп эшкә билгеләнә, эшен һәрчак намус белән башкара.