Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучылары сугыш чоры балаларында кунакта булдылар
Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Кадетлар Татар Икшермәсе, Иске Икшермә, Өчнарат авылларында яшәүче сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп, булышып торалар, алар белән даими аралашалар. X , VII сыйныфларында укучы кадетлар тәрбиячеләре белән ветераннарның, сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар, алар белән сөйләшеп сугыш чорындагы хатирәләрен язып алдылар.