Әтиебезнең “Кызыл йолдыз” орденына җавап итеп
Муллахәсән бабамның төпчек улы – әтиебез - Гариф, табигатьнең иң матур җиренә урнашкан (борынгы авыллар исәбенә керүче нугай татарлары белән бәйле булган) Балтач авылында 1918 нче елның 13 нче маенда өченче бала булып дөньяга килә. Әтиебезнең балачак еллары Балтач авылының көньяк-көнбатышында урнашкан Ялтыра урманнары, матур аланнарында аунап, авылдан ерак түгел Сосна тавы чикләвеген, җиләкләрен ашап, тау итәгеннән бормаланып-бормаланып агучы Шушма елгасында ат белән су коенып үткән.