Көчек авыл җирлегенең сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру булып узды
22 февралендә Көчек авыл җирлегенең сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Р.Ә. Нурмөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ә.Р.Төхвәтуллина сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, йөри алмый торган ветераннарның өйләренә кереп медаль һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ә авыл китапханәчесе Гайнетдинова Ф.М. ветераннарга Әгерҗе районы буенча чыккан «Алар илгә җиңү алып кайтты» дигән китаплар тапшырды.