ГАППАРОВА ХӘҖӘР ГӘРӘЙ
Гаппарова Хәҗәр Гәрәй кызы 1932 нче елда Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туа.
Гаппарова Хәҗәр Гәрәй кызы 1932 нче елда Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туа.
1932 елның 28 апрелендә Саба районы Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Минкамал апа сугышны 11 яшьлек кыз бала булып каршы ала. Ул балачак һәм яшьлек елларында куп авырлыклар кичерә. Беренчедән, 12 яшендә әнисен югалта. Икенчедән, Бөек Ватан сугышы башлана. Минкамал апанын этисе дә, исән вакытында әнисе дә колхозчылар булып эшлиләр. Әтисе Ислам абый сугыштан соң МТСта хуҗалык буенча урынбасар булып булып та тора.
1940 елның 6 июлендә Саба районы Килдебәк авылында туа. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлап комсомол секретаре булып эшли. 1961елда армия сафларына алына, 3 ел Владивостокта хезмәт итә. Кире туган авылына кайтып механизатор булып эшли. 1964 елда Сафиуллина Рауза белән гаилә корып 3 бала үстерәләр. Бар булган гомерен колхозга багышлый. 1970-1977 елларда “ За доблестный труд”, “Победитель социалистического соревнования» “За трудовое отличие”, “Ударник коммунистического труда”, “Ветеран труда” значок һәм медальләре белән бүләкләнә.
1932 нче елның 10 нчы августында Актаныш районының Чиллек авылында туа. Гаиләдә 11 бала арасыннан иң олысы була.Ләкин барлык балалар да кечкенә вакытта ук төрле авырулардан үлгәннәр, Асилә генә исән кала һәм бүгенге көнгә кадәр исән.Якын тирәдә туганнары булмагач, Асиләгә бик авыр була. Черек бәрәңге, алабута, ат кузгалагы ашап яшәү өчен көрәш алып бара. 19 яшьлек кыз 1949 нчы елда Асбест химлесхозына эшкә урнаша.1951 нче елда Черноарск агач эшкәртү заводына эшкә күчә. 1955-1956 нчы елларда Крупская исемендәге " Сталинуголь" трестында шахтада эшли.
1932нче елның 22нче мартында Сабабаш авылында урманчы Сөнгатуллин Абдулла Сөнгатулла улы һәм урман хуҗалыгы эшчесе Сөнгатуллина Нурлыбанат Мөхәммәтсафа кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1939нчы елда Сабабаш башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1943нче елда укуын Килдебәк мәктәбендә дәвам итә, һәм шул мәктәптә җиде классны тәмамлый.
Сугыш… Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган. Төзелмәгән гаиләләр, тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар, ятим калган балалар язмышы – шушы бер сүзгә сыйган. Минем каршымда шул чорның афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән энием - Гатауллина Назилә Галиәкбәр кызы. Мин аңа карыйм да сокланып куям, эчемнән генә горурланам.Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып сугыш еллары турында сөйләү. Чөнки балалык чорын тоймыйча да, җиң сызганып, өлкәннәр башкара торган эшкә җигелгән бит алар.
Фәйзуллина Гүзәл Фәйзрахман кызы 1935 елның 27нчегыйнварында Саба районы Сабабаш авылында туа.Алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнәлэр. Гүзәл әбинең икеабыйсы һәм сеңлесе була.Әтисе Фәйзрахман бабай 1941 елны сугыш башлангач,фронтка китә һәм озакламый яраланып кайта. Шуннан соң аны умарталыкка эшкә куялар. Һәм алар гаиләләре белән урмангакүченергә мәҗбүр булалар.Гүзәл әбигә бу вакытта алты яшьбула. Ул абыйлары белән умарталыкны караклардан
Фәйзуллина Гүзәл Фәйзрахман кызы 1935 елның 27нчегыйнварында Саба районы Сабабаш авылында туа.Алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнәлэр. Гүзәл әбинең икеабыйсы һәм сеңлесе була.Әтисе Фәйзрахман бабай 1941 елны сугыш башлангач,фронтка китә һәм озакламый яраланып кайта. Шуннан соң аны умарталыкка эшкә куялар. Һәм алар гаиләләре белән урмангакүченергә мәҗбүр булалар.Гүзәл әбигә бу вакытта алты яшьбула. Ул абыйлары белән умарталыкны караклардан
Ул 1937 елның 15 октябрендә ТатарстанРеспубликасының Саба районы Урта-Ныртыавылында туган. Урта махсус белемле.1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач,әтисе Шакиров Хәкимҗан, башкалар белән бергәкулына корал алып, илне саклаучылар сафынабаса.Хуҗалыкны алып бару әнисе Миңнебану һәмбалалар өстенә төшә. Ә гаиләдә 5 бала була.”Бәхетле балачак” төшенчәсе ул еллардатуган балаларга ят нәрсә булган. “Тормышларавыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады, бикяшьләй эшләргә туры килде.Өйне салам ягып җылыталар иде.Саламның күпме генә җылысы чыгаинде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.
Галәвиева Мөнәвәра Зәйнетдин кызы 1940 елның 5 маенда Олы Арташ авылында туа.Сугыш башлангач, әтисе фронтка китә, 1942 елны вафатбула. Кайда улгәне билгеле тугел. Шулай ук сугышта үгиабыйсыда вафат булды. Этисеннәндә, үги абыйсыннанда бер хатта килмәде. Мөнәвәра апа сугыш елларын бик хәтерләми,чөнки ул сабый булган. Сугыш елларында Мөнәвәра апагаиләсе бик авыр яшәгән. Кычыткан, черек бәрәңге, ишек