Укучылар бездә кунакта
Укучылар бездә кунакта
Укучылар бездә кунакта
Геройлар көне
Ленинград балаларының каберлегендә
Укучылар бездә кунакта
Батырлар көне
Туган як музеенда патриотик тәрбия
Ул 1913 елның 14 ноябрендә Кострома өлкәсендә, Кологривовск районының Югары Мәҗи авылында туган. 1925 елда Королевлар гаиләсе Новосибирск шәһәренә күчеп килә һәм анда Евгений тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлап, Үзәк Хезмәт институты каршындагы курсларга йөри, һәм ташчы белгечлеге һөнәренә ия була. 1930 елның июль аеннан Королев, А.С.Аверьянов җитәкли торган бригадада, эшли башлый. Ә 1930 елның сентябрь аеннан башлап, ул эшен кичке төзелеш техникумында уку белән бергә бәйләп бара.
Россиядә батырлар коне билгеләп утә башлаганга да 10 ел булган. Шул унайдан Мамадышнын Туган якны өйрәнү музеенда "Батырлыкта -матурлык" исемле кичә очрашу узды. Кичәнен хөрмәтле кунагы- бик күп батырлар исемен халыкка кайтарган эзтабар язучы, Мамадыш районы Арташ авылы аксакалы Шаһинур Мостафин иде. Чэй табыны артында узган әлеге очрашу бик тирән эчтәлекле булды.
Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап тиңдәсез батырлык күрсәткән яүгирләр бар. Сүзем гап-гади солдат турында.Халкыбыз фронтта юлбарыстай сугышкан, тылда аттан артык эшләгән, үзен аямаган. Үлем белән исәпләшмичә, илен, иптәшләрен саклап геройлык кылган батырларга хөрмәтем зур. Алар игътибар үзәгендә, аларны зурлыйлар, алар турында гәҗитләргә язалар, китаплар чыгаралар, исемнәрен, урамнарга, мәктәпләргә кушалар, һәйкәлләр куялар. Алар батырлыгы фронтта йөзләрне, меңнәрне көрәшкә рухландырган, тылда тырышып эшләргә чакырган.
Вәлиша Мөбәрәкшевич 1925 нче елның 28 нче ноябренда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.Алар гаиләдә ике кыз ике малай була.Сигез яше тулгач, әтисе белән әнисе аны авыл мәктәбенең беренче классына укырга бирәләр. 1938 нче елны биш класс укыганнан соң, башка иптәшләре белән бергә колхозда эшли башлый.Азрак төрле эшләрдә йөргәннән соң, колхоз председателе аның тырыш һәм намус белән эшләгәнен күреп, ат җигеп эшләргә куша.