ГАЙНЕТДИНОВ САЛИХҖАН
Туганнары 1915 елгы улы Салихҗанны һәм аңардан өлкәнрәк ике апасын да Нармонкада ачылган детдомга тапшырырга күндерәләр. Әни кеше шулай эшли дә. Ә үзе эвакуацияләнүчеләр белән Ярославльгә озатыла.
Туганнары 1915 елгы улы Салихҗанны һәм аңардан өлкәнрәк ике апасын да Нармонкада ачылган детдомга тапшырырга күндерәләр. Әни кеше шулай эшли дә. Ә үзе эвакуацияләнүчеләр белән Ярославльгә озатыла.
Без еш кына үз-үзебезгә “Ватанны сөю нәрсәдән башлана?” дигән сорау бирәбез. Ә җавабы бик гади – Хәтердән дияр идем. Бөек Җиңүгә дә 70 елдан артык вакыт узып китте. Үзегез беләсез, 70 ел инде ул адәм баласының тулы бер гомере дигән сүз...
АБДРАХМАНОВА ХАТИРА ХАБИБУЛЛОВНА родилась 15 июля 1931г. в д.Кирби ТатАССР. Моя бабушка Труженик тыла.Когда началась война ей было всего 10 лет.Бабушка не любила рассказывать про годы войны, всегда плакала. За свой труд бабушка имеет несколько наград: медаль «За доблестный труд в Великой Отечественной Войне», медаль «Ветеран труда», несколько юбилейных наград. Я горжусь своей бабушкой. Без таких людей, как моя бабушка, не было бы победы! Умерла 2003г, похоронена в д.Кирби
Накия Закир кызы 1943 нче елның 15 нче октябрендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. “Мин туган ел бик салкын булган”,- ди Нәкия апа. Әтисе Кәримов Закир, әнисе Кәримова Мәгъсумә исемле булганнар. Аларның 4 балалары булган: Хәмәтгәрәй, Искәндәр, Нәкия, Рәисә. Хәмәтгәрәй абыйсы үлгән.
Закиров Искандәр Закир улы 1939 нчы елның 1 нче мартында Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әтисе Кәримов Закир, әнисе Кәримова Мәгъсумә исемле булганнар. Аларның 4 балалары булган: Хәмәтгәрәй, Искәндәр, Нәкия, Рәисә. Хәмәтгәрәй абыйсы үлгән.
Закирова Рәисә Солтанәхмәт кызы 1943 нче елның 4 нче апрелендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әнисе Җәмилә, әтисе Солтанәхмәт исемле булганнар. Алар гаиләдә 9 бала үскәннәр: Галимҗан, Кадыйр, Нурхәмәт, Гөлсем, Мәйсәрә, Мәгъсүм, Рәисә, Фатыйма, Разия. Мәктәптә 7 классны тәмамлаган, аннары кичке мәктәптә укыган. Мәктәпне тәмамлагач фермага эшкә кергән. Бозау, сарык караган. Разнорабочий булып та эшләгән. Соңыннан мәктәптә җыештыручы булып эшләп, 1998 нче елны 40 ел стаж белән пенсиягә чыккан.
Садыков Анас Миссалим улы 1935 нче елның 22 нче мартында Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әтисе Садыков Миссалим сугышта үлеп калган. Аны озата барганын әле дә хәтерли Әнәс абый. Стройга тезгәч, әти, дип кычкырдым. Ә аннары солдатлардан куркып кирегә йөгердем.”,- дип искә ала ул елларны.
Садыкова Сабира Зариф кызы 1936 нчы елның 14 нче июлендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әтисе Зариф исемле булган. Әтисен сугышка алганнар аның, ләкин ул исән кайтмаган. Гаилә өчен авыр еллар башланган. Әнисе Мәсрүрә исемле булган. Зариф абый белән аларның 7 балалары булган: Әминә, Габдулла, Сәлимә, Гарифулла, Сабира, Сәйдә, Мәдинә. 12 яшендә Габдулла исемле абыйсын эшкә алып киткәннәр һәм ул шул якларда төпләнеп калган.
Султанова Сания Губәй кызы 1936 нчы елның 9 нчы гыйнварында Лаеш районы Яушыйк авылында туган. 4 бала булганнар алар: Минниса, Сания, Әминә, Халисә. Әминә апасы гына сакау булган аның. Әтиләре Губәй сугышта үлеп калган. Ул 1908 нче елгы булган. Әнисе Хәдичә исемле булган. Ул 1915 нче елгы булган. “Әнием бик матур иде минем”,- дип искә ала Сания апа. Сания апа 5 класс белемне Яушыйк авылында алган. Аннары Саралан мәктәбендә укыган һәм 8 классны тәмамлаган. Яушыйкта “Яшәсен Ирек!” колхозында эшләгән.
Шәрәфеева Халидә Хөснетдин кызы 1935 нче елның 1 нче гыйнварында Лаеш районы Хәерби авылында туган. Әтисе Шәрәф, әнисе Фатиха исемле булган. Гаиләдә алар 9 кыз, 1 малай булганнар. 3 кыз, 1 малай, авырып, кечкенә вакытта ук үлгәннәр. Исән калган Сәлимә, Әминә, Хәбирә, Сабира, Тәскирә исемле туганнарымны еш искә алам”,- ди Халидә апа.