Иске Шәйморза авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат отчет концерты узды
Иске Шәйморза авыл мәдәният йортында бу көнне алма төшәргә дә урын юк иде. Кичәнең башында авыл җирлеге башлыгы Ильгам Бикчуров Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади-йомгаклау концертына кереш сүз сөйләп, кичәне ачык диеп белдерде, һәм бәйрәмгә чакырылган сугыш һәм хезмәт ветераннары Абдрахман абый Камалетдинов һәм Әнвәр абый Фәхретдиновларга истәлек бүләкләре тапшырды.