ХУСАИНОВА ФАРИДА АХМЕТОВНА
Хусаинова Фарида Ахметовна
Хусаинова Фарида Ахметовна
Вәлиев Әхәт Хәким улы 1926 елның 18 мартында Кайбыч районы Зур Урсак авылында дөньяга килә. Әти - әнисе урта хәлле, эш сөючән кешеләр булалар. Әхәт абый үзе дә кечкенә вакытыннан ук аларга ярдәм итеп, эш сөючән булып үсә. Шофёр һөнәрен үзләштерә. 1943 нче елның октябрь аенда Әхәт абыйны да фронтка алалар. Аңа ул вакытта нибары 17 яшь була. Хәрби хезмәтен Әхәт абый Владивостокта Монгол халык республикасында, Ватан чиген саклап үти. Ул хезмәт иткән хәрби частьның исеме “За Байкалский округ” дип атала. Шушы урында ул җиде ел буе Ватанына тугры калып хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Кукмара районы Өркеш авылында туып, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче 93 яшьлек Фәрхетдин Галәвиев Җиңү таңын Иркутск каласында каршы ала. 7 ел хезмәт итеп, 1951 елда гына туган ягына аяк баса ул. Озак еллар Кукмара тегү фабрикасында слесарь һәм кочегар булып эшли. Рәсемдә ул Камилә Минһаҗева белән.