ХӘМИДУЛЛИН ГАЗИЗУЛЛА ЗИННӘТУЛЛА УЛЫ
Газизулла Зиннәтулла улы 1927 елның 10 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында, гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Хәмидуллин Зиннәтулла Хәмидулла улы, әнисе Хәмидуллина Бибихалидә Таҗетдин кызы. Башта Иске Чәчкаб авылы башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф укыганнан соң, алтынчы сыйныфка Кайбыч авылы мәктәбенә йөри башлый. 1941 елны алтыдан җиденче сыйныфка күчү өчен имтиханнар биреп йөргәндә сугыш башлануы турында игълан итәләр. Газизулла абый сүзләренә караганда: -“Мәктәптә укыган чакта ук, 1939 елны мин атлар ашатучы бригадага эшкә кердем.