“Әдәбият – рухи юлбашчыбыз”
Авыл китапханәсендә “Әдәбият – рухи юлбашчыбыз” дигән исем астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте.
Авыл китапханәсендә “Әдәбият – рухи юлбашчыбыз” дигән исем астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте.
Иске Юраш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Мәңге сүнмәс безнең Хәтердә" дип аталган смотр-концерты булды.
Олы Шыңар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев өчен 2015 ел аеруча истәлекле.
Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Кадетлар Татар Икшермәсе, Иске Икшермә, Өчнарат авылларында яшәүче сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп, булышып торалар, алар белән даими аралашалар. X , VII сыйныфларында укучы кадетлар тәрбиячеләре белән ветераннарның, сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар, алар белән сөйләшеп сугыш чорындагы хатирәләрен язып алдылар.
Саба район китапханәсе “70 еллыкка – 70 әсәр укы” - акциясе игълан итә. Барлык китап укучыларга да, районыбыз китапханәләрендә сугыш темасын тирән яктырткан әдәби әсәрләр, шигырьләр, документаль китаплар тәкъдим ителә. Үзәк китапханәнең уку залында газета, журнал битләрендә басылып чыккан мәкаләләр “Сугыш кайтавазы эзләреннән” исемле күргәзмәдә урын ала. Акция май аена кадәр дәвам итә.
Моннан 20 еллар элек район гәзитендә сугыштан әйләнеп кайтмаган райондашларыбызның исемлеге басылып чыккан иде. Район халкы моны зур ихтирам билгесе итеп бәяләде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы вакыт калып бара.
Саба гимназия укучылары Лесхоз картлар йортына “Җиңүнең 70 еллыгы” уңаеннан Корбанова Айсылу Рәис кызы һәм Гатауллина Рәзинә Илдус кызы җитәкчелегендә, “Бер күрешү-бер гомер” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Чараның төп максаты:1) өлкән буынга хөрмәт хисләре тәрбияләү; 2) укучыларның сәләтен үстерү; 3) Бөек җиңүнең 70 еллыгын пропагандалаудан мәслихәт иде. Өлкән буын укучыларны бик җылы каршы алды. Концерт программасы җыр-бию, уен-көлке, нәфис сүз, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән өзек белән үрелеп барды.
1 нче гимназиядә Алабуга муниципаль районы мәктәпләренең югары сыйныфларында укучылар өчен "Бөек Җиңүгә 70 ел" тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбиятыннан "Мәктәп белемнәреннән-фәнни эзләнүләргә" исеме астында фәнни–гамәли конференция үткәрелде.
Прошли года, сменились поколения, и единственное, что нам осталось – помнить. Помнить о том, какой ценой была достигнута великая победа, какой ценой был сохранён мир. Нашему поколению стоит гордиться военным и трудовым подвигом нашего народа, низко поклониться ветеранам, почитать уже ушедших от нас героев Великой Отечественной войны и бережно хранить то, что завоёвано ими.