Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына 90 яшь
Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына бүген, 20 июльдә 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый. Бүгенге көндә Гөлҗәннәт Гафур кызы 6 баласы өчен яраткан әни, 14 онык һәм 15 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яши.