Фәрит Нуруллин "Сугыш"
41 нче ел, 22 нче июнь, Кызыл белән язган датасы Шушы көннән тарих битләрендә, Кара юллар калды барысы. Батыр уллар, ир-егетләребез Китте безне, илне сакларга, Гомерләрен һич тә кызганмыйча, Биргән вәгъдәләрен акларга. Явыз дошманнарны җиңеп кайтабыз дип, Китте газиз әти-абыйлар, Кайгы-хәсрәтләрне сизгән кебек, Елап калды нәни сабыйлар. Сугыш, нинди тетрәндергеч исем, Явыз исем, ләгънәт төшкере Үзе үткән юлда күпме бушлык, Күпме хәсрәт-кайгы китерде. Күпме ятим, ачы күз яшьләре,