СӘМИГУЛЛИН КАМИЛ ЧУЛПАН УЛЫ
Камил Самигуллин хатирәләреннән "Мин 1926 елда Башкортстанның Ярмәкәй районында тудым. Авыл мәктәбендә 5 класс тәмамладым. Ун яшьтән үк колхоз эшендә катнаштым. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине сугышка алдылар һәм шул китүеннән бүтән кайта алмады, югалды. Озак та үтмәде, Таһир абыйны армиягә алдылар. Әллә шул кайгылардан, әллә ачлыктан да, 1942 елның язында, 38 яшендә әнием дә вафат булды. Аны җирләгәч тә мин “Баулы” совхозына килеп, тракторчылар курсына укырга кердем. Өч айлык курсларны тәмамлаганнан соң, тракторчы булып эшли башладым.