САЛИМОВА САИМА САЛИМОВНА
1919 елның 25 декабрендә Рангазар авылында туган.
1919 елның 25 декабрендә Рангазар авылында туган.
Нәгыймов Заһид 1924 елда Юлтимер авылында туган. Сугыш башланганда ФЗӨ мәктәбендә укыган була. Фронтка китәргә бик омтылса да, 17 яшьтә генә булганга күрә, аны алуны кичектереп торалар. Егет илне сакларгатуган авылыннан, бер ел колхозда эшләгәннән соң китә. 1942 елның августыннан Кызыл Армия сафларында. Сарман егете сугышчан юлын Көнбатыш фронтта башлый. Смоленск тирәсендә яралана, аннары контузия ала. Мәскәү янындагы җиңүләрдән соң дошманны куа-куа Польша җиренә барып җитә.
Һәр ветеранының сугыш еллары турында үзенең истәлеге, хәтергә мәңгегә уелып калган хатирәсе була. 1923 елның 1 июлендә Ләшәү Тамак авылында туган Бәйрәмов Барый Вәли улы сугышка алынгач Арзамаста танк училищесында укый, аннары сугышка керә. Беренче танк армиясенең 31 корпусы составында хезмәт итә. 1944 елны Сандомир шәһәрен азат иткәндә янган танк эчендә кала. Стрелок- радист Якупов Мөхтәсар дөрләп янган танк эченнән өстерәп алып чыга һәм госпитальга озата.
Галимҗанов Ләззәт Галимҗан улы 1924 елның 20 августында Сарманда туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасы редакциясендә эшли. 1941 елда хәрби хезмәткә алына. Ярославльдә укып, кече лейтенант дәрәҗәсе ала һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Сталинград өчен барган сугышларда каты яралана. Тамбов госпиталендә озак кына дәваланганнан соң хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм, 1943 елда демобилизацияләнеп, туган авылы Сарманга кайтып төшә.
Закирҗанова (Гәрәева) Зәйтүнә Закирҗан кызы 1923 елның 25 августында Сарманда туган. Сарман урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 1942 елда Сарман мәктәбендә пионервожатый булып башлый. Шул елның ноябрь аенда сугышка җибәрү өчен военкоматка кызларны да җыялар, комиссия үткәрәләр. Алар арсында Зәйтүнә дә була. Закирҗан абзый ат белән Бөгелмәгә кызын үзе илтеп куя, аннан аларны поезд белән Мәскәүгә озаталар. 9 айга сузылган әзерлек курслары башлана. Ул елның кышы аеруча салкын килә.
Ризатдинов Халит Габдрахман улы 1918 елның 28 июлендә хәзерге Сарман районы иске Минзәләбаш авылында, гаиләдә икенче малай булып дөньяга килә. Шушы авылдагы дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ул көчле укучы буларак, белемен күрше авылга йөреп дәвам итә hәм шунда ук 10 – нчы классны тәмамлый. Шуны да әйтергә кирәк, ул вакытларда 10 класс белемле кешеләр бик сирәк була. Мәктәпне тәмамлап армияга киткәнче әле бер ай укытучы булып әшләргә дә өлгерә.
Сугыш афәте бөтен илгә бергә килә. Ватан бердәм дошманга каршы күтәрелә. Ләкин шушы мәшһәр арасында һәрбер сугышчының үз явы, үз язмышы. Кемдер беренче көннәрдән үк һәлак була, кемдер сугышның беренче көненнән соңгысына кадәр исән-сау күкрәкләрен орден-медальләр белән бизәп кайта, ә кемнеңдер язмышы аянычлырак була – әсир төшәләр. Ләкин алар илләрен сатып җиңеллек эзләүчеләр түгел, алар да безнең илебез солдатлар, җиңүчеләребез. Аларның язмышы аянычлырак.
Сафин Миннебай Мөхәммәтсафа улы 1916 елның 24 мартында Әлмәт авылында туа. Әлмәт авылында 4 классны, Карамалы авылында 7 классны тәмамлый. Яшьтән үк техникада эшләүгә хирыслыгы белән аерылып тора. Мөхәммәтсафалар гаиләсе беренчеләрдән булып (1929 ел) колхозга керә. Миннебай тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1931 елда авылга беренче “Фордзон” тракторы кайта, шул “Фордзон” туган авылы басуларында җир сукалый. Иген чәчә, ура. 1939 елда комсомолга керә һәм Совет Армиясе сафларына алына.
Мифтахов Вәдүт Кашшаф улы 1915 елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган.Сабый чактан ук татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлый, еш кына аларны авылдашлары, кунаклар алдында сөйли торган була. Яшьли ятим калган Вәдүт Вагыйз Нуриәхмәтов гаиләсендә үсә, аны алар үз уллары кебек тәрбиялиләр. Шушы авылда Вәдүт башлангыч белем ала.
1904 елның 21 ноябрендә Азалак авылында Авзалетдин абый белән Мәгърүфә апа гаиләсендә Гайнетдин дөньяга килә. Үсмер вакыттан ук туган колхозына хезмәт итә. 1922 елда армия хезмәтенә алына. 3 ел армия сафларында хезмәт итеп, 1925 елда исән-сау әйләнеп кайта. Үзенең тормышын, Азалак авылы Ногман абый белән Фагыйлә апа кызы – Мөгаллимә белән бәйли. 1926 елда аларның кызлары Рәзинә туа. Ләкин ул 8 айлык вакытта көчле авырудан үлеп китә.