ИБРАГИМОВА ҖӘМИЛӘ ШИГАПОВНА
Минем әни Ибрагимова (Кашапова) Җәмилә Шигаповна 1938 елның 5 нояберендә Азнакай районының Сәпәй авылында туа. Аның әтисе Кашапов Шигап 29.06.1941 елны сугышка китә. Аның балаларына бу вакытта Тәнзиләгә 10 яшь, Нәшәткә- 7, Җәмиләгә- 3 яшь була. Сугыш елларында авылда калганнарның хәле аерулы мөшкел була. Авыл картлар, хатын-кызлыр, балалар җилкәсенә кала. Күп эшләр кул көче белән башкарыла. Басулар урак белән урыла. Язгы-көзге пычракта, кышкы салкында, юк-бар өс-баштан, ач карынга, җитәр-җитмәс көч белән эшләргә туры килә аларга.