САИТОВ НАСИМ САЕТГАРАЕВИЧ
Сәетов Нәсим Сәетгәрәй улы 1921 елның 13 июнендә Илексаз авылында туган. 4 классны Илексазда, 7 классны Морбашта бетерә.
14 яше тулыр тулмас колхозда эшли башлый.
1940 елдан Мәскәү өлкәсенең хәрби заводларының берсендә эшче булып эшкә урнаша һәм шуннан аның фронт юлы да башлана. Ул Бөек Ватан сугышына беренче көннәреннән алына. Авыр яралана.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Сугышта күрсәткән батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Н.С.Сәетовның армия хезмәте 1946 елда гына тәмамлана. Шуннан соң ул районыбызда төрле җаваплы эшләр башкара: район авыл хуҗалыгы бүлегендә инструктор-бухгалтер, май заводы, инкубатор-кошчылык станциясе директоры булып эшли. 1965 елның ноябреннән ул районның баш архитекторы итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга киткәнче – 1983 елның 10 маена кадәр шушы эшне намус белән башкара.