Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > НУРУЛЛИН МИСБАХЕТДИН НУРУЛЛА УЛЫ

НУРУЛЛИН МИСБАХЕТДИН НУРУЛЛА УЛЫ

Район: 
Новошешминский

1904 – елда туа. Эш сөючән, бик булдыклы кеше була. Күршеләре булып – Кашапова Кафия әби, Ярмушев Вәлиахмәт бабайлар торган. Атасы Нурулла булып, аның бертуганнары - Мәҗүда – (Яңа Ибрайда яшәгән), Гаҗилә - Пермьдә яши, эшли, төзелештә эшләгәндә, башына такта төшеп үлә, аның улы - Галиулла исән булырга тиеш. Сугышка китәр алдыннан авылда машинист булып эшли. Пар машинасын эшләтә ул – тирмән тарттыра, ашлык суктыра. Гөлминкә исемле кыз белән тату тормыш корып җибәрәләр. Балалары - Наҗия,Вагиз,Мәүлет,Зәйнәп,Әбүзәр. Авылда 1932 – елгы улы Вагиз абзый күптән түгел вафат булды.

1941 – елда фронтка китә , ләкин авыруы сәбәпле кире кайтарыла. Бөеренә операция ясыйлар аның. Әле савыгып бетмәгән килеш фронтка чакыру кәгазе килеп төшә, хатыны Гөлминкә белән бергәләп военкоматка җиткәнче ярадан агып чыккан канны сөртә-сөртә баралар. Бу 1942 – елның октябре була.

Фронтовики
Опубликовано 26 ноября, 2019 - 21:28 пользователем kraevmuz

Источник (изменено 26/11/2019 - 21:28):https://tatfrontu.ru/person/nurullin-misbahetdin-nurulla-uly